Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Буа районында хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә РПФ органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен вакытлы пенсия тупланмалары акчаларына хокуклы гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында хәбәрләр СМСларын массакүләм тарату уздырылган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, СМС - хәбәр итү бары тик элемтәләре Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә гаризаларда күрсәтелгән гражданнарга гына килгән, калган барлык мөрәҗәгатьләргә почта аша җиткереләчәк.
Пенсия тупланмалары һәм инвестиция кереме акчаларының беренчел суммасын, шәхси счет торышы турында белешмә сорап, Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта ачыкларга мөмкин. Шул ук сервис аша, теләк булганда, пенсия тупламаларын алу өчен гариза җибәрергә мөмкин, яисә алдан язылу буенча РПФ органының клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итергә. Кабул итүгә алдан язылырга яки консультация алырга бүлекнең контакт-үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча 8-800-600-0-357 яисә ПФР сайтында язылырга мөмкин.
Мөһим! 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән пенсия законнарындагы үзгәрешләр пенсия тупланмаларын билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен үзгәртми. Аларны алу хокукына гражданнар 55 яшь хатын-кызлар һәм 60 яшь ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия гражданнар ия.
Дәүләт хезмәтләреннән һәм ПФР сервисларыннан гражданинның шәхси кабинетында www.pfr.gov.ru сайтында электрон рәвештә файдаланыгыз
Контакт-үзәк Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең 8 800 600 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
8-960-088-30-74
https://www.instagram.com/pension_fond_rt/