Хөрмәтле якташлар!
Сабан туе бәйрәме белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Сабан туе-ул шатлык һәм бәхет бәйрәме, ул язгы кыр эшләрен тәмамлау һәм игенченең хезмәтен данлаучы бәйрәм. Борынгы бәйрәмнең традицион төсләрен һәм мәдәни үсешнең заманча тенденцияләрен берләштереп, Сабан туе буыннар дәвамчанлыгы, Халыклар бердәмлеге һәм үзара аңлашу символы булып тора. Ул шулай ук татар мәдәниятен популярлаштыру, этномәдәни үзенчәлекне саклау, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, диалог атмосферасын булдыру һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту буенча игелекле эшкә хезмәт итә.
Сабан туе һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, яңа уңышлар һәм казанышлар өчен этәргеч булсын, игелекле эшләргә һәм башлангычларга рухландырсын. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе И.И.Гыйльметдинов