Сабантуй-балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша ала торган бәйрәм, шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Балалар җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр, тәрбиячеләр бәйрәмнең тарихы, Сабантуйда үткәрелә торган милли уеннар турында сөйләделәр. Көн җылы һәм кояшлы булды. Уңай һава торышы балалар һәм тәрбиячеләрнең кәефендә чагылды. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Йомырка белән йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, ат чабышлары, шулай ук «Тубәтәй» уены, «Юрта» һәм «Карусель» - барлык ярышларда да балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар бик канәгать һәм бәхетле иделәр.