Татарстанда 1 июньнән ташламалы микрозаймнар буенча нәрсә үзгәрде?

2021 елның 11 июне, җомга

1 июньнән ташламалы «Перезагрузка» микрозаймы максималь срокка - Россия Банкының төп ставкасы буенча 24 айга (5%) алырга  була.

- 300 меңнән 5 млн сумга кадәр

- 6 айга кадәр отсрочка белән
-  Заемчылар тарафыннан нигезләнгән теләсә нинди эшкуарлык максатларына (товарларга, чималга, чыгым материалларына, шулай ук төп средстволар сатып алуга) чыгымнар тотыла.

"Перезагрузка" - икътисадның реаль секторында эшләүче барлык кече һәм урта эшкуарлык  категорияләре өчен микрофинанс продукты.

«Үзмәшгульләр» микрозаймы буенча ставка шулай ук киметелгән. Максималь - Россия Банкының төп ставкасы (5%)
- 50 меңнән 500 мең сумга кадәр
- Бу микрозаймны түләп бетерү чорына  кредит алучы 65 яшьтән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел  

- Кредитның максималь вакыты -24 ай

Башка үзгәрешләрне «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» (843)524-90-90 кайнар линиясенә шалтыратып яисә республиканың муниципаль районнарында «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итеп ачыкларга була.

Белешмәләр 3-29-93 телефоны буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International