60 һәм аннан да күбрәк яшьтәге кешеләр өчен вакцинация турында

2021 елның 11 июне, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе исегезгә төшерә, вакцинация авыруның авыр агымы куркынычын киметү өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе, бигрәк тә бу өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.

1. Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус йогышы белән авырганда аеруча куркыныч зонада. Нәкъ менә өлкәннәрдә иммун системага йөкләнеше аркасында өзлегүләр булырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония һәм төрле локализациядәге тромбозлар. Бу иң күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сезнең сәламәтлегегезне саклап калу мөһим!

2. Вакцинация-коронавирусның авыр узуыннан  һәм авыр  нәтиҗәләрдән сезне саклауның иң ышанычлы ысулы.

3. Өлкән яшьтәге кешеләр вакцинацияне җиңел кичерәләр. Бу организмның сезнең яшьтә иммун реакциясе үзенчәлекләре белән бәйле.

4. Хәтта төрле хроник авырулар белән дә прививка ясарга була, иң мөһиме, алар кискенләшү фазасында булмасын иде. Дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.

5. Исегездә тотыгыз, тулы кыйммәтле иммунитет беренче прививканы кадаганнан соң, 42-45 көннән соң формалаша.  Организм антитәнчекләр эшләп чыгарганчы куркынычсызлык чараларын үтәүне дәвам итегез (кешеләр күпләп булган урыннарда булырга тырышмагыз, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, еш кына кулларыгызны сабын белән юыгыз яки аларны антисептик белән эшкәртегез).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International