Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия көненә кул эшләре ясау буенча мастер-класс

2021 елның 11 июне, җомга

12 июньдә илебез төп дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә.

Бәйрәм алдыннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия әләмен ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Дәреснең төп максаты-балаларда күпмилләтле Ватаныбыз-Россиядә әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру.

Мастер-класс барышында балалар Россия тарихы һәм илебезнең дәүләт символикасы: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы һәм Россия Федерациясе Гимны белән таныштылар.

Алар зур энтузиазм белән төсле кәгазьдән, кайчы һәм җилемнән эшләнмәләр ясадылар. Балалар арасында дустанә атмосфера, яңа белемнәр алу, иҗади сәләтләрне үстерү - дәресне үткәрүнең уңай нәтиҗәсе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International