Кунакчыл Буа –Алан бүген Сабан туе бәйрәмендә янә республиканың һәм илнең барлык почмакларында яшәгән буалыларны, якташларны, хөрмәтле кунакларны җыйды. Язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын бәйрәм итү һәм бер-береңә мул уңыш теләп калу өчен татар милләтенең гасырлар буеннан килгән бәйрәме бар- Сабан туе. Бу көнне без игенчеләрне, терлекчеләрне, барлык авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз, аларның хезмәте бөтен җәмгыять тормышының нигезен тәшкил итә һәм бу җыенда халкыбызның бай үзенчәлекле мәдәниятен, игенчелеген һәм кунакчыллыгын күрсәтәбез.
Быелгы Сабантуй Россия көнендә узуы белән дә истәлекле. Бу көнне без Ватаныбызны - уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илне хөрмәтлибез. Бу бәйрәмнәр, безнең бердәмлек, яхшыга ышаныч символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек китерсен!
Буалылар эшләп кенә калмыйлар, рәхәтләнеп ял да итәләр! Хәзер бәйрәмнең иң кызган чагы. Ярышлар ябылып, “Сабантуй-2021” Батырын билгеләгәннән соң, буалыларны район үзешчәннәре һәм башкалабыз кунаклары концерты, шулай ук бәйрәм салюты көтә.