Сабан туеның бәйрәм пьедесталына Буа муниципаль районының иң яхшы хезмәтчәннәре күтәрелде.

2021 елның 12 июне, шимбә

Буа муниципаль районында яшәүчеләрнең горурланырлыгы бар: механизаторларның, белгечләрнең һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең тәҗрибәсе, белеме һәм осталыгы аркасында язгы кыр эшләренең бөтен комплексы вакытында, сыйфатлы һәм бердәм төстә үткәрелде, киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Бүген бәйрәм трибунасыннан аларның исемнәре аталды.

Бәйрәм пьедесталына якташларының хуплау һәм шатлыклы карашы астында һәм көчле алкышлар белән Буа муниципаль районы кырларында һәм фермаларында иң яхшы хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтүчеләр күтәрелде. Бу беренче чиратта чәчү һәм урып-җыю кампаниясе вакытында иртәдән кичкә кадәр «уңыш өчен көрәшәм» дип эшләүчеләр бәйрәме. Алар тырыш хезмәтләре белән район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Язгы кыр эшләрен сыйфатлы уздыру буенча иң яхшы хуҗалыклар дип түбәндәгеләр танылды:

1 урын: «Авангард» ҖЧҖ
җитәкче Курчаткин Николай Григорьевич
баш агроном  Гыйматдинов  Хәмит Вәгыйз улы
баш инженер Мәхмүтов Әнсар Әбрар улы

2урын:  «Киятское» ААҖ
җитәкче Грачев Владимир Александрович
баш агроном  Мишин Александр Николаевич 
баш инженер Тарасевич Евгений Эдуардович

2 урын: «Ембулатово» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы
җитәкче Фәсхетдинов Тәльгат Абдулхалик улы
баш агроном  Зейнетдинов Рефис Миназимович
баш инженер Нестеров Андрей Владимирович

3 урын: «Заря» ҖЧҖ
җитәкче Мөдәрисов Фәрид Җәмил улы
баш агроном  Герасимов Юрий Петрович
баш инженер Гаврилов Юрий Семенович 

Алар җиңүче дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Барыгызны да чын күңелдән зур хезмәт җиңүе белән котлыйбыз!

Сезнең кулларда икмәк исе! Бу сезнең тырышлыгыгыз, безнең өстәлләрдә намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә һәрвакыт төп азык - икмәк бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International