2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне «Республика спорт-адаптив мәктәбе» ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы үткәрәчәк, ул әлеге социаль проектны тормышка ашыру кысаларында инвалид балалар белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән танышачак.
Дәрестә катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) ( котакт заты: Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, сылтама сезгә соңрак җибәреләчәк. Шулай ук хәбәр итәбез, сез алдан ук Adelina.Galiullina@tatar.ru адресына кыска сорау җибәрә аласыз (*мөрәҗәгать түгел).