Төзелеш сезоны ахырына якынлаша. Эш күләме шактый, ә вакыт тизләтүне таләп итә. Район башлыгы Ранис Камартдинов бүген төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карады. Үзәк паркка һәм Үзәк мәйданга аерым игътибар бирелде. Төзекләндерү эшләре шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итү көненә - 30 августка тәмамланырга тиеш.
"Юность" мәктәбен капиталь төзекләндерү тәмамланып килә. Агымдагы елда бинаның фасады яңартылды. Эшләр спорт мәктәбе ишегалдында, тренажер мәйданчыгында да алып барыла.
Шулай ук "Импульс" спорт комплексында һәм Мәдәни үсеш үзәгендә булдылар.
Район башлыгы Әлши авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы һәм Күшке авылында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелеше, Зур Фролово авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Ул подрядчылар белән аралашты һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.