Фәрит Хәйруллович булачак укучыларга портфельләр тапшыру тантанасында катнашты. Аларны Буа шәһәренең "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең 77 беренче сыйныф укучысы алды. Традиция буенча, мондый рюкзакларны районның 481 беренче сыйныф укучысының һәркайсы алачак. Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның укуларын яхшы тәмамлаулары белән котлавы һәм киләчәктә уңышлар теләве белән БДИ буенча югары балл җыйган 54 чыгарылыш укучысына да уңышлар теләде. Татарстан парламенты җитәкчесе чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, илебезнең югары уку йортларында югары белем алып һәм алга таба да үз республикаларын лаеклы тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.
Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Алмаз Минголов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашты һәм шәһәрнең төзеклеген бәяләде. Алар федераль проект кысаларында төзекләндерелгән шикәр заводы паркы территориясендә булдылар, "Юность" спорт мәктәбендә төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар. Сүз уңаенда, спорт мәктәбе территориясендә, «Спорт – тормыш нормасы» илкүләм проектын һәм «Демография» программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык булдырылды. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар «Импульс» спорт комплексында да булдылар. Мәдәни үсеш үзәгендә узган буалылар белән очрашуда Фәрит Хәйруллович республикада социаль-икътисади хәл турында сөйләде. "Барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча илдә лидерлык позицияләрен ышанычлы тота”, - дип билгеләп үтте ул һәм буалыларның Татарстанның тотрыклы үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен ассызыклады.