«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Демография» илкүләм проектын өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең Буа районындагы бүлеге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән скандинавия йөреше буенча даими рәвештә дәресләр үткәрәләр.
Дәресләрнең максаты-пенсионерлар һәм инвалидларны скандинавия йөрешенә өйрәтү, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Йөреш башланыр алдыннан катнашучылар ныгытмаларның торышын тикшерәләр һәм таякларның каешларының озынлыгын җайлыйлар, разминка ясыйлар.
Мондый дәресләрдән соң чарада катнашучыларның хәрәкәтләрен координациясе ныгый, мускуллар һәм буыннар ныгый, психоэмоциональ халәт яхшыра.
Дәресләр һәр чәршәмбе көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркында уза, алар 15.00 сәгатьтә башлана. Дәресләр вакытында скандинавия йөрешенә таяклар бушлай бирелә. Теләгән кешеләрне безнең төркемгә кушылырга чакырабыз!