2021 елның 8 аенда учет-теркәү өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясап, Татарстан Росреестрында шундый нәтиҗәгә килделәр.
Әйтик, 2021 елда төзелештә катнашуның 12 280 шартнамәсенең (ДДУ) 9 меңгә якыны эскроу-счетлар кулланып теркәлгән. Шул ук вакытта узган ел шул ук вакыт аралыгында Татарстанда якынча 11 900 ДДУ теркәлгән, әмма аларның 40% ы гына - эскроу счетларын җәлеп итеп.
"Өлешле төзелештә катнашу турындагы килешүне мәҗбүри теркәү эскроу-счетлар механизмын кулланып 2019 елның 1 июленнән кертелде. Шушы ике елдан аз гына артыграк вакыт эчендә проект финанславына күчкән төзүчеләр өлеше, чагыштырмача, шактый артты. Нәтиҗәдә, быел эскроу кулланган ДДУ саны 73% тәшкил итте, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. - Шул ук вакытта өлешле катнашу шартнамәләрен теркәүгә гаризаларның 44% ы мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан электрон рәвештә бирелгән иде".
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта проект финанславы кысаларында Татарстанда 78 төзүче эшли, 156 күпфатирлы йорт (яки 82,6%) эскрау буенча төзелә. Бу 1 млн. 385 мең квадрат метр торак. Барлыгы Татарстанда 88 төзүче эшчәнлек алып бара, алар 1 млн. 676,2 мең кв.метр мәйданлы 188 күп фатирлы торак йорт төзи.