Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, спорт – сәламәтләндерү чарасы уздырды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик активлыкка һәм өлкән яшьтәге гражданнарның ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Яшьләр паркында скандинавия йөрешен яратучылар җыелды. Чара кысаларында өлкәннәргә скандинавия йөрешенең файдасы һәм техникасы турында, кирәк-яракларны ничек дөрес сайларга өйрәттеләр һәм таяклар белән йөрүгә керештеләр.

Чараны оештыручы саф һавада скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнү - салкын тию авыруларының ешлыгын киметеп, чыныгырга ярдәм итә, дип саный. Моннан тыш,  өлкәннәр дустанә аралашудан да шатлык алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International