Буа районында «Әкият терапиясе» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән чара уздырылган

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары тарафыннан «Әкият терапиясе» технологиясе буенча социаль хезмәт алучылар белән чара үткәрелде. Чараның максаты-балаларда ярдәмгә килергә теләк тәрбияләү, балаларда күңелле эмоциональ кәеф булдыру.

Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән «Теремок» әкияте персонажлары ролен уйнадылар. Әкият атмосферасында балалар төрле биремнәр үтәүдә зур кызыксынучанлык күрсәтте.

Социаль педагоглар фикеренчә, мондый чаралар тыңлаучанлыкны, мөрәҗәгатьләргә җавап бирә белүне үстерә. Шулай ук балаларда уен барышында сүз үсә, сүзлек запасы баетыла. Әкияткә эләгеп, балалар «әкияти законнар»ны – үз-үзеңне тоту нормаларын һәм кагыйдәләрен җиңел кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International