Район мәдәният йортында "Пушкин картасы" буенча "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды. Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Үз белемнәрендә ярышырга Буа ветеринария техникумының, медицина училищесының иң актив студентлары һәм Иске Суыксу мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Уен барышында катнашучылар кемнең зирәклерәк булуын ачыклап кына калмыйча, студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары мәнфәгатьләрен исәпкә алып, гадәти булмаган сувенирлар һәм бүләкләр дә алдылар. Тамашачылар һәм катнашучылар өчен чара барышында вокал һәм хореография композицияләре башкарылды.
Җиңүче - Иске Суыксу мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Җамалетдинова Алинә.