Буа муниципаль районының волонтерлар корпусы КФҮтә халык санын алу стационар пунктында эшли. Волонтерлар халыкка электрон талоннар алу белән булышалар һәм халык санын алу пунктына озаталар.
Хәзерге вакытта КФҮтә 5 волонтер эшли. Һәр көнне, Һичшиксез, балалар өлкән буынга ярдәм итәләр, җанисәптә сан алу форматының барлык функцияләрен һәм мөмкинлекләрен ачыкларга булышалар.
Ленур Дәүләтбаев:
- Халык санын алу яңа кешеләр, төрле милләт вәкилләре белән танышу һәм безнең янәшәбездә нинди зур халык яшәгәнен белү өчен менә дигән мөмкинлек.
Данил Ситов:
- Халык санын алу илебезнең заман белән бергә атлавын күрсәтә, яңа технологияләр безнең кебек кечкенә районнарда да үсеш ала.
Пандемия шартларында халык җанисәп алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнаша ала. Бу ил тарихында беренче санлы Бөтенроссия халык санын алу. Анда 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль генә электрон рәвештә катнашырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халык санын алуда дистанцион форматтан тыш, аны КФҮтә исәпкә алу участогында, шулай ук исәпкә алучы ярдәмендә узарга мөмкин.