Буада өстәмә вакцинация пункты ачыла

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бүген өстәмә вакцинация пункты эшли башлый. Ул Буа медицина училищесының медицина кабинеты базасында ачылачак.

Исегезгә төшерәбез, вакцинацияне шәһәрнең иске һәм яңа сырхауханәсендә, Буа ветеринария техникумы базасында прививкалар ясау кабинетында, "Венец" даруханәсендә дә узарга мөмкин. Шулай ук шәһәр үзәгендә өстәмә вакцинация пункты ачылачак. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International