Буа район Башлыгы Ранис Камартдиновның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар, район кунаклары, якташлар!

Һәрберегезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

     Буа районында гасырлар буе күп милләт кешеләре тату, бер-берсен хөрмәт итеп яши. 29 ел элек Конституция гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты, аларның хокуклары һәм бурычларының бердәмлеген тәэмин итте.  Без, бер-беребезгә карата  хөрмәт һәм татулыкта яшәвебезне дәвам итеп, алга таба да күпмилләтле Татарстаныбыз хакына нәтиҗәле эшләячәкбез, дип ышанам.

Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән  ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, су-сәләмәт һәм шат күңелле булуыгызны телим. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлап,  тынычлык,  бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International