Бүген Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Буа районы мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, анда район мәгариф Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чыгышларны район Башлыгы Ранис Камартдинов, «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Наталья Македонская, шулай ук районның мәгариф учреждениеләре, балалар бакчалары җитәкчеләре тыңлады.
Көн тәртибенә мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен белем бирү процессын оештыру мәсьәләсе дә кертелгән иде. Мондый балаларны укыту өчен шартлар районның барлык мәктәпләрендә дә тудырылган, әмма эшләп бетерәсе моментлар бар. Шулай итеп, мәктәп укытучылары мәктәпләрдә квалификацияле психологлар, шулай ук логопедлар булу мәсьәләсен күтәрде.
Районда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен мәктәп булдыру мәсьәләсе кабат кузгатылды.
- Бу мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелә. Аерым мәктәп кирәкме, бу балаларны укытуның махсус программасы аларны киләчәктә дә укытуда чагылыш табачакмы? Без кире нәтиҗә алмабызмы? Сораулар күп һәм карарны кабул итүдә балаларның әти - әниләре генә ярдәм итә ала, шуңа күрә әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнүегезне сорыйм, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.
Мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары арасында сораштыру үткәрү М.Вахитов исемендәге гимназия директорына йөкләнде.
Шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә түләүле хезмәтләр, кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Буа муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең грант конкурсларында актив катнашуын анализлауга зур игътибар бирелде.
- Сезнең һәрберегез учреждениегә финанс ярдәме, теге яки бу материаллар сатып алу, җиһазларны яңарту һ.б. сораулар белән даими мөрәҗәгать итә. Без акча эзлибез, заявкалар җибәрәбез һәм сезгә һәрьяктан ярдәм күрсәтергә тырышып, үтенечләр белән хатлар язабыз. Әмма сезнең аз өлешегез генә реаль мөмкинлектән файдалана һәм грант ярдәме программаларында катнаша. Киләчәктә сез зур активлык күрсәтерсез һәм сезгә ышанып тапшырылган уку йортларында белем алу сыйфатын һәм шартларын яхшырту өчен мондый программаларда һәм проектларда катнашырсыз дип өметләнәм. Активлык, беренче чиратта, сездән булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Ранис Рафисович.
«Светофорик» балалар бакчасы мөдире Гөлнара Рәхмәтуллина мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләрен оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балалар бакчасы күп конкурсларда актив катнаша, балалар өстәмә түгәрәкләрдә актив шөгыльләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Утырышның зур өстенлеге ачык турыдан-туры диалог булды. Һәр мәсьәлә җентекләп каралды, мәгариф учреждениеләренә күп кенә моментларны һәм карарларны эшкә алырга тәкъдим иттеләр.