Буа муниципаль районы Башлыгы Ранис Камартдинов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Буа муниципаль районы Башлыгы Ранис Камартдинов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый.

" Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Көчле һәм фидакарь кешеләр бәйрәме  ул. Бөтен ил халкының  һәм районыбызның тынычлыгы сезгә бәйле.

Сез үз язмышыгызны авыр, куркыныч, әмма игелекле һөнәр - җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итү, тәртип һәм тынычлык саклау белән бәйләдегез.



     Бүген Буа районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өлкән буыннарның данлы традицияләрен дәвам итәләр һәм үзләренең авыр хезмәтен намус белән башкаралар. Сезнең фидакарь хезмәтегез белән сез көн саен бурыч һәм үз эшегезгә бирелгәнлек хисенең сезнең өчен гади сүзләр генә булмавын раслыйсыз. Безнең полициядә шактый югары профессиональ белгечләр, үз Ватаныбызның чын патриотлары хезмәт итә.

Сезнең компетентлыгыгыз, оперативлыгыгыз, ныклыгыгыз киләчәктә дә безнең районда, республикада һәм илдә социаль тотрыклылык гарантиясе булыр дип ышанам.

Чын күңелдән Сезгә лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Алга таба да уңышлы эш, нык сәламәтлек, гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International