Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов «Волга» яшьләр үзәгендә булды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Алдынгы учреждениеләр тәҗрибәсен үзләштерергә! Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов «Волга» яшьләр үзәгендә булды.

"Волга "яшьләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесе 2011 елда ачылган иде. Директоры Рамил Мингулов үзәкнең эше, эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды, күрсәтмә экскурсия үткәрде.

Бүген "Волга" Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит ил халкының төрле категорияләренә физик культура, спорт һәм сәламәтләндерү буенча хезмәт күрсәтә, ял итү, конференцияләр, семинарлар, ярышлар, фестивальләр һәм башка массакүләм чаралар уздыру урыны булып тора.

Ранис Камартдинов бүлмәләрне карап чыкты, кунакханә хезмәте күрсәтүне оештыруга аерым игътибар бирде. 2022 елда Буа шәһәренең бер спорт мәктәбен ремонтлау планлаштырыла, анда кунакханә номерларын да төзекләндерү, спортчылар өчен барлык кирәкле шартлар булдыру планлаштырыла.

- "Волга" яшьләр үзәге бу мәсьәләдә, һичшиксез, алдынгы тәҗрибәгә ия, анда бөтен кирәкле шартлар тудырылган, зур номерлы фонд, яшәү һәм ял өчен уңайлыклар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә тцрле шартлар бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International