Татарстан Республикасының төп чаралар планы нигезендә Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 2021 елның 25-26 ноябрендә Буа муниципаль районында команда-штаб өйрәнүләре узачак. Өйрәнүләрнең темасы: эвакуация органнары, коткару хезмәтләре һәм эвакуация чаралары белән идарә итү каршындагы Буа муниципаль районы гражданнар оборонасы территориаль формированиеләре штабының эшен оештыру.
Буа муниципаль районының идарә органнары, оешмалары һәм предприятиеләре белән команда-штаб өйрәнүләрен сыйфатлы әзерләү һәм үткәрү максатыннан идарә органнары, оешмалар белән команда-штаб өйрәнүләрен әзерләү буенча эшче төркем составы, календарь планы һәм башкалар расланды.