2021 елның 9 ноябреннән 9 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы Арт-резиденциясе белән берлектә яшь фотографлар өчен «SURET» Республика конкурсы оештырыла.
Конкурсның максаты-Татарстан Республикасы яшьләре белән милләтара хезмәттәшлекне һәм мәдәниятара диалогны үстерү буенча уртак эшне оештыру. Конкурс дүрт номинация буенча: «Архитектура», «Йөзләр», «Яңа мәдәният» һәм «Стрит-фотография».
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшь, креатив, иҗади эшлеклеләр катнаша ала.
Мастер-классларга һәм катнашучыларның эшләрен бәяләүгә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән профессиональ фотографлар җәлеп ителәчәк.
Конкурсның заявка кампаниясе 2021 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга конкурс сайтында анкета тутырырга кирәк http://reactor-art.ru/suret һәм сайлап алынган номинация буенча 3тән дә артмаган фотосурәтне беркетергә.
Конкурсны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча һәр номинация буенча җиңүчеләр 2021 елның 9 декабрендә тантаналы церемониядә бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүчеләр партнерлардан призлар алачак, ә катнашучыларның иң яхшы эшләре киләсе елның гыйнварында җәмәгать киңлекләрендә оештырылачак күргәзмәгә керәчәк.