Сәүдә үзәкләренә, җәмәгать туклануы биналарына, спорт объектларына, 150 кв.метрдан артык мәйданлы кибетләргә бары тик коронавирстан вакцинацияләүнең тулы курсын узуны яки соңгы 6 ай дәвамында күчерелгән авыруны раслаган QR - код булганда гына йөрергә була.
Шул ук вакытта азык - төлек кибетләренә, беренче чиратта кирәк булган товарлар кибетләренә керү ирекле, QR-код күрсәтмичә гамәлгә ашырыла.
22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелә. Тик сертификатларның булу-булмавын кем һәм ничек тикшерәчәк-фикер алышына.
Исегезгә төшерәбез, Буада 6 вакцинация пункты эшли:
📍 Иске поликлиника
📍 Яңа поликлиника
📍 Буа ветеринария техникумы
Буа медицина училищесы
📍 "Венец"Даруханәсе
📍 "Корпорация центр" кибете бинасы.
Вакцинация пунктлары көн саен 9:00 дән 16:00 гә кадәр ял көннәрсез эшли.
Авыл халкы ФАПларда вакциналаштырыла ала.
Аз хәрәкәтләнүче затлар төркеме өчен өйдә вакцинация ясау мөмкин. Гаризаны 8 (843) 3-25-62 телефоны буенча калдырырга мөмкин.