«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион технологиясен кертү аша өлкәннәрнең ялын оештыру буенча эш дәвам итә. Әлеге технология өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга җәмгыятьнең социаль тормышында катнашу, мәдәни-тарихи һәм дини кыйммәтләргә якынаю мөмкинлеге бирә.
Бүген, социаль хезмәтләр алучы Рауза Рифкатовна үтенече буенча, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече аны Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырды. Виртуаль экскурсия Татарстан Республикасының төп Җәмигъ мәчетеннән башланды. Алга таба Казан йөрәгенә юл тоттылар - ул Кремль. Экскурсияне Татарстан башкаласының эффектлы истәлекле урыны – Игенчеләр сараенда тәмамладылар.
Мондый чаралар әйләнә-тирә мохитне киңәйтүгә һәм өлкән кешедә тарих, мәдәният һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итә. Ул зур канәгатьлек алды һәм кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.