Ранис Камартдинов күпфатирлы йорт өлкәне белән каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар урнаштыру һәм тротуарны төзекләндерү мәсьәләсе турында фикер алышты

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Шәһәрдә күп фатирлы йортлар буенча җаваплылар белән даими очрашулар үткәрелә, халык өчен мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Аларны хәл итү өчен район башлыгы Ранис Камартдинов даими рәвештә эш сәфәрләре оештыра. Бүген шундыйларның берсе булды.

Космовский урамындагы 81 нче йорт янында урнаштырылган чүп контейнеры озак вакытлар йорт өлкәненә мәшәкать өсти.

"Чүп-чар тротуарга, безнең бакчаларга оча. Даими рәвештә чүп-чарны җыештыралар, әмма аны кабат ташыйлар. Мин дә биредән узып-йөрим һәм кәгазь, башка чүп-чарларны җыям", - дип хәбәр итә Николай Шубин. Йорт өлкәне контейнерны башка урынга күчерү вариантын карарга тәкъдим итте.

Ранис Камартдинов контейнерның хәзерге урыны микрорайонда яшәүчеләр өчен уңайлы, дип билгеләп үтте. Аның урнашуы халыкның гадәт буенча чүп-чарны мәйданчыкта калдыруына китерәчәк. Мәйданчыкны төзекләндерү һәм аны киртәләү бердәнбер мөмкин хәл булачак.

Шулай ук Николай Шубин йорт ягыннан тротуарны төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде. Шул ук вакытта биредә  яңа һәм уңайлы тротуар бар.

"Бу очракта кар һәм яңгыр суларының агып китү юлы турында да онытмаска кирәк", - дип аңлатты Ранис Рафис улы- “Шуңа күрә киләсе елга эшләрне формалаштырганда вариантларны карыйк. Шул исәптән үзара салым акчасына да".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International