2021 елның 12 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясе узды, анда оешманың биш ел эчендә эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Конференция эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ханбиков И. Ф., Хөснетдинова З. И. һәм Сенчугова Г. М. җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Ветераннар советының яңа составын, Совет Президиумын сайлау булды. Өченче срокка РС ОО(П) рәисе итеп Иштирәков Хәбир Газиз улы сайланды.
Бу конференциядә Буа муниципаль районының эше яхшы яктан билгеләп үтелде. Буа муниципаль районы Башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән, Ветераннар советы рәисе Хөснетдинова Җәүһәрия Ислам кызы "Татарстан Республикасы Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен" мактау билгесе белән бүләкләнде.