Кырык Садак авылында ял итү зонасын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Территориядә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен спорт баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзекләндерелде.
Янтуган авылында быел Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл төзекләндерелде. Брусчатка җәелде, язуларны яңарттылар, яктыртычлар урнаштырдылар, шулай ук җирлек башлыгы Вольнистан авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүнең барышы турында да сөйләде.
Эшлекле сәфәр ахырында Зур Фролово авылындагы мәдәният йортында булды. Ранис Рафис улы авыл мәдәният йортының танымаслык булып үзгәрүен билгеләп үтте. Якты бина, барысы да заманча таләпләргә туры килә, барлык категорияләрдәге гражданнарга, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеменә мәдәният йортына бару мөмкинлеге булдырылган. Шул ук вакытта эшләрне вакытында тәмамларга кирәк, инде бүген үк комплектлаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген асызыклады район Башлыгы.