Буа районы һәрвакыттагыча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча иң яхшылар рәтендә. Бүген Буа районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов эш визиты белән килде. Ул техниканы кышлатуга әзерләү эшләре танышты һәм Буа районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү чарасында катнашты.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповның буадагы эш көне «Заря» агрофирмасының Таковар бүлегендә булудан башланды. Директор Фәрит Мөдәрисов техниканы кышкы саклауга кую, соңгы берничә елда алынган агрегатлар һәм аларны туфрак эшкәрткәндә куллану турында сөйләде.
Аннары Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә «Авангард» ҖЧҖнең машина-трактор паркында булдылар. Бүгенге көндә биредә 130 берәмлектән артык техника исәпләнә. Алар барысы да кышка әзер. Генераль директор Николай Курчаткин кунакларны комбайннарны ремонтлауның яңа цехына чакырды. Алар цех эше белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты.
Шулай ук Буа районында әйләнеше 10 мең баш булган иң эре кошчылык фермасында булдылар, ул агымдагы елда Исәк авылында ачылды. КФХ башлыгы Илдар Гыймалов кош фермасы буенча экскурсия үткәрде. Исәктә кунакларны Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров та сәламләде, ул Гыймалов гаиләсенең тырышлыгы һәм киләчәк планнары турында сөйләде.
Күршедә генә Рәмис Хәсәнҗанов та сөт-товар фермасы төзи. Ферманың каркасы инде әзер, якын көннәрдә диварлар төзүгә керешәчәкләр. Ришат Хәбипов исәклеләргә эшләрендә һәм яңа башлангычларда уңышлар теләде.
Бу көнне шулай ук Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ветеринария берләшмәсе вәкилләре Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) IV Ачык региональ чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Чара Буа ветеринария техникумы базасында узды. Катнашучыларны Ранис Камартдинов сәламләде. Ул яшчыларга гадел көрәш һәм җиңү теләде.
"Мондый чараны Буа ветеринария техникумы базасында үткәрү- ул үзе күп нәрсә турында сөйли. Техникум бүген кешелек сәламәтлеге сагында торган үз эшләренең осталарын әзерли», - дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Бүгенге көн чараларга бай булды. Аларның иң тантаналысы Мәдәни үсеш үзәгендә узды. Биредә авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать җитештерү алдынгылары, мөхтәрәм кунаклар җыелды.
2021 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы сәнәгате алдынгыларының традицион слеты кунакларны ипи-тоз белән каршылаудан башланды. Буа җитештерүчеләре бай күргәзмә дә тәкъдим итте.
«Буа муниципаль районы Татарстан Республикасы районнары арасында авыл хуҗалыгы тулаем продукциясен җитештерү күләме буенча алдынгы позицияләрнең берсен алып тора һәм ит, сөт, икмәк, шикәр чөгендере җитештерүчеләр арасында иң-иңнәр рәтендә. Быел без катлаулы һава шартлары белән очраштык. Шуңа да карамастан, безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре тагын бер тапкыр үзләренең һөнәри осталыкларын исбатладылар һәм тармакның өзлексез эшен тәэмин иттеләр. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 98 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 17,0 цн; шикәр чөгендеренең тулай җыемы - 265 мең тонна, уртача уңыш – 347 цн, май культуралары – 12 мең тонна, бәрәңге һәм яшелчә-2,3 мең тонна. Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чагыштырма авырлыгы республиканың гомуми өлешендә 4% тәшкил итә, игелә торган авыл хуҗалыгы җирләре 2,9%.
2021 елның якынча нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча күләме 5,5 млрд.сумнан арткан.
2021 елда 350 млн. сумнан артык суммага 127 берәмлек техника сатып алынган. Бүгенге көнгә энергия белән тәэмин ителеш 100 га мәйданда 191 ат көчен тәшкил итә (республика буенча уртача күрсәткеч 174 ат көче). Яңа техниканы нәтиҗәле куллану хезмәт җитештерүчәнлеген һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын арттыруга ярдәм итә.
Гомумән алганда, 2021 елның 10 аенда терлекчелектәге күрсәткечләр уңай. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны-23380 баш, (+1182 баш. узган ел белән чагыштырганда), шул исәптән сыерлар – 6 380 баш, дуңгызлар-8390 баш (+3 898 баш. узган ел белән чагыштырганда).
Агымдагы елның 10 аенда 27,8 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел дәрәҗәсендә), ит җитештерү 18,7 мең тонна тәшкил иткән, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 105%. Терлекчелек продукциясен сатудан кергән табыш 2 млрд. 744 млн. сумга җиткән, үсеш -14%», - дип билгеләде рәсми чыгышында район Башлыгы Ранис Камартдинов.
«Сезне Премьер-министр урынбасары исеменнән бәйрәм белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, барлык эшләрегездә уңышлар телим. Бу тантаналы көн яңа җиңүләргә этәргеч булсын. 2021 ел катлаулы булды, аномаль коры һава шартларына карамастан, Буа игенчеләре алдынгылар рәтендә . Рәхмәт. Горурланабыз. Буалылар төп өстенлекне саклап кала алдылар. Эшли белгәнегез, һөнәри осталыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез», - дип котлады алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Тантаналы чараның мәртәбәле кунаклары, шул исәптән ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһүдин да, район эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.
Зур сәхнәдән авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, агросәнәгать комплексы алдынгыларына дәүләт бүләкләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Бәйрәм концерты да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләк булды. Алар өчен Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, Екатерина Раец һәм Чувашиянең атказанган артисты Алексей Московский чыгыш ясады.