"Гаилә ипотекасы" программасы 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтылды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Гаилә ипотекасы - 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туган гаиләләр өчен дәүләт ташламалы программасы. Гаиләдәге балалар саны әһәмияткә ия түгел. Мондый гаиләләр өчен торак сатып алуга яки йорт төзүгә ипотека буенча киметелгән ставка гамәлдә булачак. Ул килешүнең гамәлдә булу срогына 6 % тәшкил итәчәк.

Гаилә ипотекасына дәгъва итә алалар: 

 

• 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бер генә булса да туган гаиләләр;

• 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган баланы уллыкка алган гаиләләр;

• инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр 2022 елның 31 декабренә кадәр туган.

 

Әлеге программа кысаларында беренче кертеме торак бәясенең 15% тан да ким булмаска тиеш, ә ипотека срогы 30 елдан да артмаска тиеш.

Тулырак мәгълүмат Россия Финанс министрлыгы сайтында https://minfin.gov.ru/ru/ и АО "ДОМ РФ"  https://xn--h1alcedd.xn--d1aqf.xn--p1ai/instructions/semeinaya-ipoteka/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International