Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы автомобиль юлларыннан һәм күпфатирлы йорт ишегалларыннан, юллардан, шәһәр урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару эшләрен оештыру максатыннан, Буа шәһәре Башкарма комитеты кар өю өчен түбәндәге урыннарны билгеләргә карар кылды:
1. Буа шәһәренең Космовский урамы буенча боҗра хәрәкәтеннән Бикмураз авылы Солидарная урамы юнәлешендә 1400 метр арада урнашкан мәйданчык (кадастр номеры 16:14:100102:630; озынлыгы 55,001015; киңлеге 48,332937),;
2. Предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси затларга кар чыгару өчен Буа шәһәренең Казан Тракты урамы буенча тимер юл кичүеннән Гагарин урамы юнәлешендә, 300 метр сулга (битум чокыры) (кадастр номеры 16: 14: 080203:8; озынлык 54,97931156; киңлеге 48,28142665) урнашкан мәйданчыкта яисә Буа шәһәренең Казан Тракты урамы буенча тимер юл кичүеннән Гагарин урамы юнәлешендә, 200 метр уңга урнашкан мәйданчык (кадастр номеры 16: 14: 99021:2; озынлык 54,98124886; киңлеге 48,2835293).