Ирина Зофяровна Маллямова "ТР Буа муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" МКУ рәисе итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул бу учреңдениенең урынбасары вазыйфасын башкарган иде.
Хезмәт эшчәнлеге:
01.08.2011 ел - 25.01.2012 ел Ульяновск өлкәсе "Кадастр палатасы" федераль бюджет учреждениесе инженер.
26.01.2012ел - 10.05.2012 ел "Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча Федераль кадастр палатасы " федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының 1 нче районара бүлеге инженер
28.05.2012ел - 02.06.2016ел Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Буа бүлегенең 1 разрядлы белгеч
07.06.2016ел - 05.07.2019ел "Русский Стандарт Водка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Буа спирт заводы"филиалын тәэмин итү буенча менеджер,
18.07.2019 - 17.11.2021 ел "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе урынбасары,
Ирина Зофяровнага яңа вазыйфасында уңышлар телибез!