ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитетының Гаилә халәтен теркәү актлары бүлегендә “Семьеведение” курсы буенча гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында ТР Буа шәһәренең “Сәләтле балалар өчен лицей-интернат” МБМУ 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды. Бүлек җитәкчесе Г.Ф.Козырева балаларны бүлекнең эше белән таныштырды, ГХАТ төзелү тарихы турында сөйләде, балалар туу, үлү, теркәлү һәм аерылышу статистикасы, РФ Гаилә кодексы нормалары, никахлашу маддәләренең үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар архив китапларына кагылу мөмкинлеге алдылар.
Очрашу барышында балалар дискуссиягә кызыксынып керделәр, кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара ахырында укучылар экскурсия һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.