Блендерны ничек сайларга?

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Блендер үзенең исемен инглиз теленнән «смешивать» сүзеннән алды. Бу прибор  кухняда алыштыргысыз ярдәмче булып тора, аның ярдәмендә гади һәм төрле аш-су әзерләргә мөмкин.  Приборның төрле тагылма җиһазлары азыкны вакларга, изәргә мөмкинлек бирә.

Блендерның төп  база функцияләре түбәндәге операцияләр:

·         Бер төрле халәткә китереп бутау. Бу режим төрле продуктлар  өчен кулланыла. Пычакларының берничә тизлеге катнашманы төрлечә изәргә мөмкинлек бирә.

·        Кисү һәм ваклау.

·       Күпертү – күп кенә блендерларда күперткеч ( венчик) була.

·        Заманча модельләрдә боз ваткыч режим була.

Җитештерүчеләр җайланмаларның  куәтләре белән аерыла. Тик фактта минималь 450 ватт  боз вату  өчен дә җитә. Ә 600 ватт итне ваклау өчен җитәрлек. Шуңа күрә егәрлеге зуррак җайланма өчен арттырып түләүнең мәгънәсе юк.

Иң яхшы блендер модельләре арасында үткәргечләрнең күбесе 1,2 метрга җитә. Бу стандарт. Кайберәүләр, киресенчә,1 метрлы итеп кыскартып эшлиләр. Әмма әгәр сездә розеткалар белән уңайсызлыклар булса, озын шнурлы блендер карарга кирәк.

"Кулланучы хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә, блендерны сатучыга кире кайтарып була. Шул ук вакытта, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карарыннан чыгып, тиешле сыйфатлы блендер кире кайтарылырга, башка фасондагы шундый ук товарга алмаштырылырга тиеш түгел, чөнки ул техник катлаулы товар булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International