Бүген район Башлыгы Ранис Камартдинов Буа үзәк район хастаханәсендә булды, анда яңа магнит-резонанс томографын урнаштыру буенча эш тәмамланып килә. Кирәкле җиһазлар кайтарылган, бүлмәләр әзерләнгән, аппаратура тоташтырылган. Хәзерге вакытта керү зонасындагы ремонт эшләре тәмамлана.