Буада пассажирлар ташучылар белән яңа чикләүләр темасына киңәшмә узды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Дүшәмбедән башлап җәмәгать транспортында вакцинация турында QR-код белән яки күчергән авыруны раслаучы, яисә медотвод турында белешмә белән генә барырга була. Буа районында яшәүчеләрнең күбесе коронавирус чикләүләренә аңлап карады, әмма әлегә кадәр коронавирус чикләүләрен үтәмәүчеләр дә бар. Бу хакта ТР башкарма хакимияте органнарының РФ КоАП 20.6 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары һәм шәһәр һәм шәһәрара пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы пассажирлар йөртүчеләр белән планнан тыш киңәшмәдә сөйләделәр.

Буа районында пассажирларны автобус йөртүчеләр үзләре тикшерә. Аларга моның өчен эш телефоннары бирелде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре искә төшергәнчә, ташу таләпләрен бозган өчен штрафлар җитди.

Район Башлыгы Ранис Камартдинов билгеләп үткәнчә, төп бурыч – халыкны яклау, коллектив иммунитет булдыру һәм вирус таралуга каршы тору. Һәм моңа мөмкин булган барлык көчләрне җәлеп итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International