25, 26 ноябрьдә Буада команда-штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының төп чаралар планы нигезендә Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү  буенча 2021 елның 25-26 ноябрендә Буа муниципаль районында команда-штаб өйрәнүләре узачак.

Өйрәнүләр вакытында эвакуация, коткару хезмәтләре белән идарә итү буенча Буа районы территориаль Гражданнар оборонасы формированиеләре эшен оештыруны, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының Буа звеносы идарә органнарының һәм көчләренең эш-гамәлләрен тикшерәчәкләр.

Мондый форматта өйрәнүләр барлык муниципаль районнарда да уза.

Буа районы халкыннан  куркмауларын һәм паникага бирелмәүләрен сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International