Бүген Буада планлы команда-штаб өйрәнүләре старт алды

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буада планлы команда-штаб өйрәнүләре старт алды. Иртә таңнан Буа муниципаль районының коткару хезмәтләренең гражданнар оборонасы чараларын тәэмин итүгә әзерлеген тикшерү максатыннан сигнал алынды.

Районда барлык хезмәтләргә хәбәр итү оештырылган, комиссияләр җәелдерелгән, эвакуация органнарының һәм коткару хезмәтләренең җитәкче составларының докладлары тыңланылган.

Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Галимуллин кертү буенча күрелгән чараларга бәя бирде.

Исегезгә төшерәбез, өйрәнүләр 2 көн, 25 һәм 26 ноябрьдә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International