Буа медицина училищесы студентлары туган телне яхшы белүләрен күрсәттеләр

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуга медицина училищесы базасында онлайн форматында урта махсус медицина уку йортлары студентлары арасында "Туган тел" (татар теле) фәне буенча республика олимпиадасы уздырылды.

Буа медицина училищесы студентлары конкурста туган телне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Мөлекова Исламия, Сәмигуллина Айгөл Мактау грамоталары, Сафиуллина Динара-сертификат белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне Олимпиадага Шәрәфетдинова Гөлсинә Әюп кызы әзерләде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International