"Кояшкай" балалар бакчасы коллективы бүген үзенең учреждениесе белән яхшы истәлекле традицияләр, талантлы педагоглар һәм, әлбәттә, үзенең җитәкчесе белән горурлана ала.Тату коллективта хөрмәт һәм мәхәббәт - болар барысы да мөдир Әбүзәрова Энҗе Заһретдин кызының казанышы.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү системасында Энҗе Заһретдин кызы 20 елдан артык эшли, шуларның 14е мәктәпкәчә оешма җитәкчесе вазыйфасында. Аның җитәкчелегендә балалар бакчасы төрле муниципаль, республика, бөтенроссия конкурсларында җиңүче булып тора.
«Кояшкай» балалар бакчасы "ЭКОяз-2019" Республика конкурсы җиңүчесе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде, 2021 елда - «Милли мультFest» 1 Республика балалар кинофестивале җиңүчесе, 100 мең сумлык Грант алды. “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү” гранты җиңүчесе, 500 мең сумга ия булды, “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсының финал этабында катнашучы таныклыклары белән бүләкләнде.
Энҗе Әбүзәрова-иҗади шәхес, һәрвакыт кызыклы, гадәти булмаган нәрсә эзли. Шулай итеп, аның идеясе буенча "Кояшкай"да хезмәткәрләр составыннан "Мираж" кул пластикасы театры оештырылды. Театрның уңышлы чыгышлары тамашачыларны безнең учреждение һәм район гына түгел, ә республиканы да сөендерә (“Милли мультFest" Республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы).
"Энҗе Заһретдин кызының тынгысыз холкы, аның балаларга, үз һөнәренә чиксез мәхәббәте безнең учреждение яңа җиңүләргә һәм иҗади уңышларга кыю рәвештә алып бара. Алда безнең планнар, идеяләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр күп, әмма шундый җитәкчебез белән без коллективка, барыбыз да иңгә - иң куеп эшләячәгебезгә ышанабыз«, - дип язалар балалар бакчасы хезмәткәрләре.