Бизнеска ярдәм итү өчен кризиска каршы продукт

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды кече һәм урта бизнес өчен ташламалы «Ярдәм 2021» продуктын эшләтеп җибәрде.

Әлеге продукт буенча Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 50 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре 2 тапкыр (стандарт белән чагыштырганда) 0,5% ка кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.

Гарантия ярдәме заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителмәгән эшкуарлар өчен каралган. Мондый ярдәм, шул исәптән, яңа ташламалы «Одноцентный» микрозаймы сорап мөрәҗәгать иткәндә дә ачык, биредә поручительлек күләме займ суммасының 50% ын тәшкил итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»  2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән чикләнгән КУЭ субъектлары ташламалы продукттан файдалана ала.

Гариза бирергә, шулай ук продукт шартлары турында консультацияне ТР Гарантия фонды сайтында алырга мөмкин: http://garfondrt.ru/- 8(843) 293-16-94 телефоны буенча яки ТР Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә түләүсез консультация сорап +7(903)061-40-18 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International