Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Россия Кызыл хачының Татарстан Республикасы буенча беренче җирле бүлеге ачылды

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Татарстан Республикасының Кызыл хач буенча бүлекчәсе ачылды. Инициатив төркем оештыру утырышын уздырды, анда бертавыштан Россия Кызыл хач җирле бүлеген булдыру турында карар кабул ителде.

Ачык тавыш бирү барышында бертавыштан рәис итеп Җәләлов Рафик Гали улы сайланды.

Утырыш эшендә шулай ук “Россия Кызыл хачы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина һәм Дмитрий Каменский да катнашты.

Катнашучылар эш планы һәм бүлекнең 2021-2022 елга беренче чираттагы бурычлары турында фикер алыштылар. Актив озак яшәү үзәкләренә аерым игътибар бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International