Район Башлыгы Ранис Камартдиновның Әниләр көне белән котлавы

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле әниләр!

Сезне чын күңелдән матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Бүген без Сезгә - безгә тормыш бүләк иткән, игелек, үз-үзеңә ышаныч уяткан иң якын кешеләребезгә чиксез рәхмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез.

Сезнең яратуыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз безне дөньяга килгән беренче минутлардан башлап, гомер буе озата килә. Без һәрвакыт сезнең ярдәмегезне, назыгызны,  ә иң мөһиме – ана йөрәгенең чиксез юмартлыгын тоеп яшибез.

Бәйрәм уңаеннан, тәрбиягә бала алган аналарны  һәм сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче әниләргә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең балаларга  булган чиксез мәхәббәтегез тагын бер кат ана булуның бөеклеген раслый!

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим! Бәхетле булып, сөелеп яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International