Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларның аерым участокларында көчле бозлавык көтелә.
28 ноябрь 18 сәгатьтән 29 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Болытлы.
Юеш кар, яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем.
Урыны белән бозлавык, томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-2˚.
Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.