Бәйрәм уңаеннан 2021 елның 1-5 декабрендә райондагы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ( инвалидлык төркеме булган) бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә.
Чәчтарашханә хезмәтләрен түбәндәге адресларда алырга була:
Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, «ЭЗА» чәчтарашханәсе;
Буа шәһәре, Вахитов ур., 71Б йорт, Татфондбанк бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.
4 һәм 5 декабрьдә - бушлай мунча хезмәте.
Мунча хезмәтләре Буа ш., Арефьев ур., 12 адресы буенча күрсәтелә.
Шимбә көнне 9.00-19.00 сәгатькә кадәр
Якшәмбе көнне 10.00-19.00 сәгатьләрдә.
Хезмәтләр алу өчен үзең белән паспорт, инвалидлык турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.