Буа районында балигъ булмаганнар белән социаль хезмәт алучылар белән «Яшел планета» программасы кысаларында «Үсемлекләр дөньясы»дигән темага чара үткәрделәр

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

19.11.2021 елда «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгечләре Буа районында балигъ булмаганнар белән социаль хезмәт алучылар белән «Яшел планета» программасы кысаларында «Үсемлекләр дөньясы» дигән темага чара үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге, аларның кеше тормышындагы әһәмияте, табигатькә мәхәббәт, аңа карата сакчыл караш белән таныштыру. Чара башында белгечләр әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш турында сөйләделәр. Аннары балалар белән «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән экологик уен – викторина үткәрелде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, чәчәкләр һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Шулай итеп, уйнаганда, балалар безнең җирлектә очрый торган үсемлекләрне искә төшерделәр, һәм алар безнең тормышта нинди роль уйный. Мондый чаралар үсеп килүче буында үсемлекләрнең тормышын өйрәнү белән кызыксынуны үстерә, әйләнә-тирә дөнья өчен җаваплылык кебек сыйфатларны формалаштыра. Ә уен барышында балаларда логик фикерләү, күзәтүчәнлек, игътибар, хәтер үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International