Буаның суд приставлары хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бүген Валентина Алексеевна Анисимова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Лаеклы ялга чыкканчы ул 21 ел Буа бүлекчәсенең суд приставы булып эшләгән. Валентина Алексеевнаны юбилее белән котларга Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Михайлов, Буа бүлеге башлыгы Эльмир Насыйров, Буа районара ветераннар Советы рәисе Фәрит Садыйков килде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International