Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан мөфтие тарафыннан игълан ителгән «Изге әманәт» республика конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, безнең республика казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.
Конкурс ел дәвамында берничә этапта узды һәм Татарстанның барлык почмакларын да колачлады: беренче чиратта республиканың барлык районнарында конкурсның сайлап алу турлары узды, аннары район турларында җиңүчеләр портфолиясен Татарстан Диния нәзарәтенең төбәк казыятларына тапшырдылар, алга таба казыйлар финалда катнашу өчен иң яхшыларын тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, ТР Диния нәзарәтенең казыйлар Советы утырышларының берсендә конкурсның 18 җиңүчесе һәм призеры ачыкланды.
Эшләр 6 номинация буенча бәяләнде: « Балалар өчен иң яхшы татар проектларын гамәлгә ашыручы мәчет», «Яшьләр өчен иң яхшы татар телендә проектларны гамәлгә ашыручы мәчет», «Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телендәге проектларны гамәлгә ашыручы мәчет» «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телендәге проектларны гамәлгә ашыручы мәчет», «Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар проектларын гамәлгә ашыручы мәчет»,«Иң яхшы имам-хатыйб». Конкурста иң яхшылар катнашучылар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә.
Буадан "Әбү Хәнифә" мәчете имамы Шамил Вәлиуллин катнашты һәм җиңү яулады. Ул «Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар проектларын гамәлгә ашыручы мәчет» номинациясендә 120 000 сумлык сертификат алды.
Котлыйбыз!