Теләсә нинди һава торышында да буалылар илкүләм проект кысаларында скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Буа районында өлкән яшьтәге гражданнарның актив тормыш рәвешен алып бару һәм аларның озын гомер кичерүе өчен шартлар тудырыла.

"Демография" илкүләм проекты кысаларында Буада скандинавия йөреше буенча дәресләр уза. "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре пенсия яшендәге кешеләр өчен скандинавия йөреше буенча дәресләрне 2019 елның февраленнән бирле үткәрәләр. Өлкән яшьтәге кешеләр Буа шәһәренең Яшьләр паркына һәр чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьтә җыела. Дәресләргә даими рәвештә 10-20 кеше йөри. Яңа мөрәҗәгать иткән гражданнар өчен скандинавия йөреше техникасы буенча инструктаж үткәрелә, таякларны ничек дөрес тотарга һәм куллар, аяклар белән эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирелә. Ләкин төп төркем берничә ел дәвамында элеккечә кала.


- Мин скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башладым. Менә инде 4 ел без билгеләнгән вакытта паркта шөгыльләнәбез, аралашабыз. Иртән үзебез дә йөрибез. Ә кичен Нарат урманында йөрү бик ошый. Чаңгы базасында хәзер якты, утырырга, саф һава суларга эскәмияләр дә бар, - дип кичерешләре белән уртаклашты Наилә Исмайлова.

 

- Бассейнга да барабыз. Безне шулай ук төркемнәр буенча бүлделәр һәм без атна дәвамында актив булырга яратабыз. Безнең көннәр билгеләнгән. Һәрвакытта да хәрәкәттә, аралашуда, авырырга вакыт юк, - ди проектның тагын бер катнашучысы Наталья.

 

Дәресләр өчен кирәк булган бар нәрсә – бары тик  скандинавия таяклары, ә дәресләрнең нәтиҗәсе  бик зур.

Скандинавия таяклары җиңгән грант кысаларында сатып алынды. Катнашучылар теләсә кайсы вакытта шөгыльләнә алсын өчен комплектлар үзләрендә  саклана.

 

Шулай ук теләгән һәркем «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International